+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
30 октябрь 2022, 08:42

“Хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост бастырган.

“Хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде”“Хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде”
“Хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде”

“Күптән түгел туры эфир вакытында башкорт спортында тәрбияләнүче, байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча дөнья чемпионаты призеры Алсу Миназова Уфада Ишкәкле слалом үзәген төзү турында сорау бирде, аны без 2024 елда ачарга планлаштырабыз. Тагын бер кат ассызыклап үтәсем килә, халыкара ярышларда спортчыларыбыз казанышлары булмаса, без әлеге объектны төзү турында йөкләмәне алалмас идек.

Һәм бүген ЖЗЛ традицион рубрикасында - Башкортстанда ишкәкле слаломга нигез салучыларның берсе, Алсу Миназованың беренче тренеры - Валентина Петровна Егорова. Үз эшенең энтузиасты, байдарка спорты һәм туризмын армый-талмый пропагандалаучы, ишкәк ишү буенча бөтенрусия категориясендәге спорт судьясы Валентина Петровна үзенең спорт эшчәнлеген 1989 елда “Нефтепроводмонтаж” трестында иҗтимагый башлангычларда гомумфизик әзерлек буенча тренер буларак башлый.

1992 елдан ул "Волна" үсмерләр клубында укытучы булып эшли. Күп еллар яшь спортчылар белән эшләде, яшьләрдә иң яхшы сыйфатлар - хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде.

1998 елда Валентина Егорова байдарка һәм каноэда ишү буенча Олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер булды. Аның тәрбияләнүчеләре берничә тапкыр Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда җиңде. Ә Уфаның Ишкәкле слалом үзәген сафка бастыру белән аларда һөнәри әзерлек һәм яхшы нәтиҗәләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.

28 октябрьдә Валентина Егорова туган көнен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Валентина Петровна, сәламәтлек сезгә! Бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа казанышлар. Ә сезнең белән бергә республиканың барлык тренерларына тынычлык һәм яхшылык телим”, - дип язган ул.

“Хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде”
“Хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде”
“Хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде”
“Хезмәт сөючәнлек, сабырлык, җиңүгә омтылыш тәрбияләде”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас