

Бүген Ишембайда Башкортстан чемпионы һәм СССРның спорт мастеры Александр Григорьев призына грек-рим көрәше буенча республика турниры ачылды.
Александр Григорьев - күренекле тренер, СССРның спорт мастеры. Эшләгән елларында ул СССРның 2 спорт мастерын, Русиянең 3 спорт мастерын, спорт мастерына 40тан артык кандидат, 4 тренер тәрбияләде. Алар бүгенге көнгә кадәр республикада спорт көрәше мәктәбе традицияләрен дәвам итә.
- Көрәш - республика халыклары өчен традицион спорт төре. Әлеге спорт белән бездә меңләгән спортчы шөгыльләнә. Тик нәкъ менә Ишембай җире аны үз вакытында профессиональ юнәлеш буларак көчәйтте. Бүген яшь спортчылар белән генә түгел, хөрмәтле ветераннарыбыз белән дә очрашуыма шатмын, - дип белдерде Ирек Сәгыйтов.
Ирек Сәгыйтов Ишембайның иң борынгы спорт оешмаларының берсе булган 2нче спорт мәктәбендә булды. Биредә ел саен 600дән артык бала шөгыльләнә. Әлеге мәктәп 1973 елда ачылган, ләкин аңа күптән ремонт кирәк иде. Быел республика бюджетыннан түбәне һәм бинаның фасадын капиталь ремонтлау өчен 47 миллион сумнан артык акча бүленгән. Ел ахырына кадәр аны тәмамлау планлаштырыла.