“Уфада көрәш буенча полиция генерал-лейтенанты Артур Фәрваҗ улы Әхмәтханов истәлегенә багышланган Бөтенрусия турниры старт алды. Ул - сугышчы, яклаучы, Ватаныбызның чын патриоты.
Артур Фәрваҗ улы Башкортстанда милли көрәшне үстерү өчен бик күп эш башкарды, көрәшне чын күңелдән яратты һәм спортчыларга ярдәм итте. Аның беренче Хәтер турнирын без 2019 елда үткәрдек, аннары пандемия аркасында бу бәйге ике ел тукталып торды.
Көрәш Башкортстаннан читтә дә популяр – ярышларга илнең төрле почмакларыннан, Калининградтан Камчаткага кадәр яшәүче спортчылар килде. Турнирда барлыгы 140 кеше катнаша, 64 көрәшче – Башкортстаннан.
Барысына да лаеклы җиңүләр телим!” — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.