“Бүген көрәш буенча республиканың лаеклы улы, көрәшче һәм патриот Әхмәтханов Артур Фәрваҗ улы истәлегенә багышланган Бөтенрусия турнирына старт бирелде. Ул көрәшне ярата иде, һәм ул безнең спорт тормышының һәм мәдәниятнең аерылгысыз өлешенә әверелсен өчен бик күп көч салды. Артур Фәрваҗ улының күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге лаеклы танылу алды. Мин бүген әлеге турнир уңаеннан бу кыю, рухи яктан бик көчле кешене искә алу мөмкинлегенә бик шатмын.
Быелгы турнирда Русиянең 20 төбәгеннән 200ләп спортчы катнаша. Ярышлар 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Көрәш — кыю һәм батыр кешеләр спорты. Ул үзең өстеңдә эшләргә һәм шәхси җаваплылык, максатчанлык, көндәшкә хөрмәт күрсәтергә, тормышка дөрес караш өйрәтә.
Көрәш барлык нәрсәдә дә җиңәргә өйрәтә. Безнең республика Русиядә көрәшне үстерү үзәкләренең берсе булып тора. Башкортстанда бу мавыктыргыч спорт белән 3 меңнән артык көрәшче шөгыльләнә.
Барлык катнашучыларга да уңышлар, җиңүләр һәм якты тәэсирләр телим! “ — дип яза социаль челтәрләрдә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов.