+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
8 Декабря 2022, 10:50

Камиләнең ике сикерүе бер миллион сумлык булды!

Камилә Вәлиева Русия чемпионатында миллион сумлык приз яулады.

kp.rukp.ru
Фото:kp.ru

Санкт-Петербургта фигуралы шууда сикерү буенча Русия чемпионатында команда турниры тәмамлану белән шәхси ярышлар старт алды. Шул ук вакытта, әлеге ярышлар шартлары буенча, бары тик җиңүчегә генә 1 миллион сум күләмендә приз фонды тапшырыла.

Ярымфиналда Софья Акатьева һәм Камилә Вәлиева арасында ярыш бик чагу һәм киеренке барды. Камилә Вәлиева — Софья Акатьеваны, Муравьева — Алиса Двоеглазованы җиңде. Акатьева һәм Двоеглазова турнирның бронза медальләренә лаек булды.

Финалда Этери Тутберидзеның 16 яшьлек укучысы Камилә көндәше Муравьевадан көчлерәк булып чыкты, ул дүртле тулупны ике тапкыр чиста итеп башкарды һәм 27,55 балл җыйды.

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева сикерү буенча Русия чемпионатында шәхси турнирда җиңү яулады. Татар кызы бу юлы да сынатмады, 1 миллион сумлык призга лаек булды.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас