Бу хакта бүген ЦУРдагы Хөкүмәт киңәшмәсендә республиканың спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте.
"Башкортстан һәм Уфа халкын 12:00 сәгатьтә "Карвәнсарай"да очрашырга чакырам. 2023 метр араны йөгереп үтик һәм яңа спорт елын шулай каршы алырбыз", - диде спорт министры.
Руслан Хәбибов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбибовны 2023 елда системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен балалар һәм өлкәннәргә шартлар булдыру буенча куелган бурычлар үтәләчәгенә ышандырды.
Фото: "Башинформ" агентлыгы