

Исегезгә төшерәбез, масштаблы проектка Радий Хәбиров 2019 елның августында старт бирде, мөхтәрәм кунаклар белән бергә булачак бинаның нигезенә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать белән вакыт капсуласын салганда. 2022 елның гыйнварында Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үзәк төзелешенә федераль бюджеттан 1,1 млрд. сум юнәлтү турында карар кабул итте.
2022 елның декабрь башына объектта фундамент төзелеше төгәлләнгән һәм беренче катны төзергә керешкәннәр. Барлык эшләр расланган график нигезендә башкарыла.
Төзүче компания вәкилләре кунакларга Көрәш сарае макетларын тапшырды. Аны 2024 елның язында төзеп бетерергә планлаштыралар.
Башкортстан Башлыгы проектта катнашучыларга рәхмәт белдерде, киләчәктәге үзәкнең уникальлеген билгеләп үтте.
- Бу бик катлаулы корылма, без аны матур һәм функциональ итәргә тырышачакбыз. Һәр тотылган сум безнең яшь буын өчен мөмкин кадәр күбрәк мөмкинлекләр тудырырга тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Русия Спорт министрлыгына ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт. Барлык эшләрне дә вакытында башкарабыз.
- Уфада тиздән нинди зур үзәк пәйда булачагын аңлаудан күңел сөенә. Ул ярышлар уздыруның халыкара стандартларына туры килә. Монда республиканың спорт тормышы гына тупланмас дип уйлыйм. Бу - бөтен дөнья спорт көрәшенә тартылуның җитди ноктасы, - дип билгеләде Михаил Мамиашвили. - Бик зур рәхмәт сезгә, Радий Фәрит улы, авыр шартларда бу проектны туктатмыйсыз.
Фото: glavarb.ru