+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 декабрь 2022, 04:45

Ирек Гыймаевның якташлары сынатмый

Дүртөйле районының Суккул авылында хоккей мәйданчыгы ачылды.Дүртөйле районының Суккул авылында куанычлы вакыйга булды – хоккей мәйданчыгы тантаналы ачылды. Чарага “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятенә караучы биш авыл халкы, яше-карты, балалар һәм кунаклар җыелган иде. Бозга авылның хоккей командасы уенчылары чыкты, иптәшләрчә матч узды һәм урындагы халыкның спорт рухын күтәрде.

Ирек Гыймаевның якташлары сынатмыйИрек Гыймаевның якташлары сынатмый
Ирек Гыймаевның якташлары сынатмый

Спорт корылмасы төзелешенең иганәчесе – “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев. Сүз уңаеннан, хоккейчыларга экипировканы шулай ук Альберт Рафаил улы сатып алган.


“Мин бала чактан ук футбол һәм хоккей яратам. “Спартак” футбол клубы һәм “Салават Юлаев” хоккей клубы өчен җан атам, аларның уеннарын карап барам. Институтта укыганда ике ел уку йорты командасында хоккей уйнадым. Быел Юкәлекүл авылында футбол мәйданчыгы ачылды. Шул вакытта, хоккей тартмасы да төзеләчәк, дип вәгъдә биргән идем. Бу сазлыклы урын иде. Ике мең кубометр ком һәм туфрак ташып, җирне тигезләдек. Хуҗалык хезмәткәрләре хоккей тартмасын ясады. Команда уенчыларына бер миллион сумга спорт формасы сатып алдык. Командага “Юность” исеме бирдек. Команда кайда гына ярышка барса да, аларга ярдәм итәчәкмен. Кыз балалар өчен биш пар тимераяк сатып алдык.


Кичә төнге сәгать 12 тулганда да бозда шуучылар бар иде әле. Биредә тулыканлы спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырылган: яктырткычлар куелды, киенү өчен вагончык урнаштырдык. Авыл яшьләре, балалар хоккей мәйданчыгында шусыннар, хоккей уйнасын. Сер түгел, балаларның күпчелеге өйдән дә чыкмыйча, планшет һәм компьютер артында утырып вакыт үткәрә. Бу хоккей мәйданчыгы аларга саф һавада спорт белән шөгыльләнергә этәргеч булыр, дип ышанам”, – диде Альберт Дәүләтбаев.


Авыл халкының куанычын уртаклашырга Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов та килде.


– Бүген биредә бик матур, күңелле чара – хоккей мәйданчыгы ачыла. Якын көннәрдә Дүртөйле районында “Бердәм Русия” партиясенең “Доступный спорт” проекты эшли башлаячак. Болар барысы да безнең яшьләр һәм балалар өчен эшләнә. Февральдә Дүртөйле районында “Атайсал” проекты буенча төбәк форумы узачак. Аны үткәрү урыны итеп Суккул авылын сайлавыбыз да очраклы түгел. “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятендә социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү буенча зур эш башкарыла. Алдагы кышкы сезон, спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен ул кызыклы һәм файдалы узсын! – диде Риф Сәгъдәтулла улы.


Альберт Рафаил улы – туган җирен яратучы булдыклы һәм игелекле шәхес, ул Дүртөйле районының чәчәк атуы өчен күп көч салды һәм “Атайсал – кече Ватан” республика проектының “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә җиңүче булды. Проектның асылы шунда ки, республика халкы кече Ватанына анык ярдәм күрсәтә. Альберт Дәүләтбаев беркайчан да авыл халкының проблемаларына һәм ихтыяҗларына битараф калмый. Сентябрь аенда агрохуҗалык идарәсе, мәктәп, мәдәният йортыннан ерак түгел төзелгән, сөекле әнисе хөрмәтенә “Флүрә” дип аталган мәчет ачылган иде.


– Җәй көне үк Альберт Рафаил улы хоккей тартмасы ясарга вәгъдә иткән иде. Сентябрьдә эш башланды. Бу урынны чистартып, ком, җир салып тигезләдек. Аннары хоккей тартмасы ясалды, сеткалар урнаштырылды. Көннәр салкынайткач, боз катырдык. Альберт Рафаил улы хоккей командасы өчен махсус форма сатып алды. Әлеге вакытта командада Суккул һәм Юкәлекүл авылы яшьләре шөгыльләнә, укучылар да бар. Әле күнекмәләрнең графигы төзелә. Бер көнне команда шөгыльләнә, икенче көнне балалар командасы уйнаячак, аннары кыз балалар һәм теләгән һәркем бозда шуа алачак. Авыл яшьләренең буш вакытын файдалы үткәрү өчен бу хоккей мәйданчыгы бик кирәк дип уйлыйм. “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаевка зур рәхмәт, – диде Суккул урта мәктәбе укытучысы, Юкәлекүл мәчете имам-хатыйбы, оештыручыларның берсе, команда капитаны Альберт Нурумбәтов.


Суккул – Салават Юлаев исемендәге спорт клубы (Уфа, 1974-79), ЦСКА (Мәскәү, 1979-87) командаларында уйнаган хоккейчы, СССРның атказанган спорт мастеры (1982), шайбалы хоккей буенча СССР халыкара спорт мастеры (1979) Ирек Гыймаевның туган авылы. Танылган спортчыга лаеклы алмаш әзерләү өчен яхшы шартлар тудырылды. Аның авылдашлары сынатмас!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Дүртөйле районы.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас