+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 декабрь 2022, 13:33

Спорт җиңүләре һәм физик культура казанышлары хупланачак

Бүген төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышын уздырды.

Спорт җиңүләре һәм физик культура казанышлары хупланачакСпорт җиңүләре һәм физик культура казанышлары хупланачак
Спорт җиңүләре һәм физик культура казанышлары хупланачак

Бу - министрлык һәм ведомстволарның, иҗтимагый берләшмәләрнең, Русиянең әйдәп баручы спортчыларының һәм тренерларының 600дән артык җитәкчесен җыйган иң зур һөнәри берләшмә форумы булды. Көн тәртибендә инфраструктура объектлары һәм корылмалар төзү, атлетлар һәм тренерларга ярдәм итү, шулай ук төбәктә төрле дисциплиналар буенча ярышлар оештыру һәм уздыру буенча төп бурычлар торды.

Утырышны ачып, Радий Хәбиров чараның мәртәбәле кунакларын, шулай ук Совет эшендә катнашучы Үзбәкстан, Казахстан һәм Әрмәнстан вәкилләрен сәламләде. Башкортстан Башлыгы Уфага Русиянең яңа төбәкләре – Донецк һәм Луганск халык республикаларының Спорт министрлыклары җитәкчеләре килүен аерым билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы Физкультура һәм спортны үстерү советы эшенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.

- Совет составында - танылган тренерлар, профессиональ спортчылар, тармакның тәҗрибәле белгечләре. Бу безгә кирәкле карарлар кабул итәргә, физик культураны һәм спортны актив үстерергә мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без бүген гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган укытучыларыбызга һәм остазларыбызга ничек ярдәм итәргә икәнен аңлыйбыз. Әлбәттә, туган республикабызны һәм Русияне данлаучы атлетларны беләбез.

Башкортстан Башлыгы төбәктә яшәүче һәркем үзешчән яисә профессиональ дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар булдыру турындагы хыялы барлыгын белдерде. Җиһазландырылган спорт мәйданчыклары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, тренажер заллары, шугалаклар, бассейннар һәм башка объектлар булдыру зарур. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да дәүләт сәясәтендә зур әһәмияткә ия.

- Быел без Уфада Светлана Хоркинаның Гимнастика үзәген һәм Адаптив спорт төрләре үзәген ачтык. Без Көрәш сарае һәм Ишкәкле слалом комплексы төзибез. Бүген Фехтование үзәгенең беренче сынау участогын урнаштырдык, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Әлбәттә, авыл районнарына да игътибар итәргә тырышабыз. Баймакта «Труд» стадионында капиталь ремонт үткәрелде. Борай, Бүребай һәм Шаран авылларында өч ФОК төзелешен тәмамлыйбыз. Тиздән Акъярдагы бассейнны тапшырачакбыз.

Ахырда төбәк җитәкчесе физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас