

Чара галим һәм педагог, РСФСР һәм БАССРның атказанган укытучысы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Төхвәт Хәлим улы Әсләевның тууына 100 ел тулуга багышланган.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов сүзләренчә, Баймакта үткәрелә торган бокс буенча төбәкара турнир традициясен дәвам итеп, беренче тапкыр югары уку йортлары студентлары арасында республика Универсиадасы уздырылуы сөендерә. Спортның бу төренә яшьләрнең күбрәк җәлеп ителүе - бик шәп.
"Бүгенге кебек ярышлар яңа исемнәрне ачыкларга һәм булачак спорт йолдызларын кабызырга мөмкинлек бирә. Бу Универсиада безгә - матур һәм якты ярышлар, ә җиңүчеләргә яңа казанышлар бүләк итсен!" - дип яза Ирек Сәгыйтов.
Фото: социаль челтәрләрдән