

Ирек Сәгыйтов билгеләгәнчә, физкультура һәм спорт чаралары исемлегенә төбәкләрдә, Бөтенрусия һәм Халыкара физкультура һәм спорт чараларының бердәм календарь планына үзгәрешләр кертелгән. Авыл җирлегендә яшәүче гражданнар арасында ярышлар үткәрүгә аерым игътибар бирелгән.
Утырышта 11 айда ГТО комплексын гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, республикада “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында районнарда җиһазландырылган спорт мәйданчыкларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге турында фикер алышты.
- Республикада ГТО комплексын гамәлгә ашыру яхшы темп алды: нормативларны тапшыруда 375 меңнән артык кеше катнашты, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 40 мең кешегә күбрәк, - дип хәбәр итте Ирек Сәгыйтов.
Координация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча Ирек Сәгыйтов, республика һәм Русия Федерациясе Хөкүмәте куйган бурычларны исәпкә алып, 2023 елга ГТО комплексын гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләргә йөкләде.
Фото: pravitelstvorb.ru