+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
29 декабрь 2022, 17:09

Самбо - затлы спорт төре

29 декабрьдә Республика йортында Радий Хәбиров Бөтенрусия самбо федерациясе президенты, "Za самбо" федераль партия проекты координаторы Сергей Елисеев, шулай ук Бөтенрусия самбо федерациясенең попечительләр советы әгъзасы Саркис Гогорян белән очрашты. Көн тәртибендә - республикада әлеге спорт дисциплинасын үстерү мәсьәләләре.

Самбо - затлы спорт төреСамбо - затлы спорт төре
Самбо - затлы спорт төре

Бөтенрусия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев "Za самбо" партия проекты турында сөйләде. Спортның бу төрен гомуми белем бирү мәктәпләрендә, шулай ук илнең югары уку йортларында гамәлгә кертәләр.

Очрашуда республикада самбо мәктәбен төзү перспективалары турында фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы бу юнәлешне төбәкнең балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренең берсенә беркетергә тәкъдим итте.

Радий Хәбиров самбоның "Мәктәпләрдә - спорт көрәше" республика проекты юнәлешләренең берсе булырга мөмкин, дип өстәде. Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгына, республика Спорт министрлыгы белән берлектә 2023 елда мәктәпләрне модернизацияләү президент программасы кысаларында 10 уку йортында самбо дәресләре өчен мәйданчыклар карарга кушты.

Тагын бер юнәлеш - самбо буенча тренерларны әзерләү. Республика Башлыгы төбәк Спорт министрлыгына Башкортстан физик культура институты базасында спорт педагогларын укыту мөмкинлеген карарга кушты. "Авыл тренеры" республика программасы кысаларында да самбо тренерлары өчен өстәмә грантлар каралган.

- Һичшиксез, без сезнең белән бергә самбо буенча төбәкара турнирны эшләргә һәм спорт чаралары календарена кертергә әзер. Аны Уфада иң югары дәрәҗәдә оештырабыз. Өстәвенә, күптән түгел без самбо буенча беренче бөтенрусия "Звезда":балалар турнирын уздырдык. Анда Русиянең 18 төбәгеннән, шулай ук Белоруссиядән 700дән артык яшь самбочы килде, – диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас