Район хакимиятенең Яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Хәертдинов спорт бәйрәменә җыелучыларны сәламләп, Яңа ел белән тәбрик итте һәм чараның шартлары белән таныштырды.
Старт алдыннан спорт сөючеләр кәгазь битенә үзләренең теләкләрен язып, аны күкрәкләренә ябыштырды һәм 2023 метр араны күпләр – йөгереп, кемдер скандинавия йөреше белән яисә атлап үттеләр. Шулай итеп, алар теләкләрен тормышка ашыру, вәгъдәләрен үтәү өчен бер зур адым ясады.
Гомумән алганда, республикада оештырылган бу чараның максаты итеп вакыт та, тизлек тә куелмый. Анда катнашучылар финишка түгел, үзләренең максатларына таба йөгерә. Ә бу көне нинди генә теләкләр юк иде: марафон йөгерү, диңгезгә ял итәргә бару, йорт салу, һөнәри өлкәдә уңышларга ирешү, "5"легә генә уку, ә шулай да күпләрнең теләге – сәламәт булу. Бу бик дөрес, чөнки сәламәтлек булса, барлык теләкләрне, уй-ниятләрне тормышка ашырырга мөмкин.
Өченче ел рәттән оештырылган чарада район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, башка авылларның спорт сөючеләре дә катнаша һәм иң мөһиме - күпләре гаиләләре белән килә. Шулай, Илтирәк авылыннан Асабиннар – спорт белән актив шөгыльләнүче гаиләләрнең берсе. Аларны районда узган барлык спорт чараларында очратырга мөмкин. Шул ук вакытта республика дәрәҗәсендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Кырмыскалы данын күтәрәләр. Екатерина һәм Петр балаларында спортка сөюне бәләкәйдән тәрбияләгәннәр, үзләре дә вакытында район дәрәҗәсендә мәктәп данын яклап чыгыш ясаганнар. Бүген инде кызлары Алена Петровна урындагы мәктәптә физик культура укыта. Уллары Артем колледж студенты. Читтә укып йөрүенә карамастан, район ярашышларында да актив катнашып бара.
Гомумән, Илтирәк авылы - спорт сөючеләр төбәге. Катнашучылар билгеләвенчә, спортка сөю аларда мәктәп елларыннан ук тәрбияләнгән. Владимир Алешин мәктәптән соң байтак еллар физик культура укытучысы булып эшләгән. Хәзер инде хезмәт биографиясе башка өлкә белән бәйле булса да, спорттан бер генә көнгә дә аерылмый. Физик күнекмәләр ясау, йөгерү, кышын чаңгыда йөрү, җәен велосипедны иярләп, дистәләгән чакрымнар үтү – аның гадәтенә кергән. Шуңа төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышларга ирешүенә бер дә гаҗәпләнәсе юк.
Тамара һәм Филарет Вахитовларны Кырмыскалыда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Алар актив рәвештә спорт, “морж” булып бозлы суда йөзү белән актив шөгыльләнә, рәсми рәвештә скайраннинг буенча ярышларда катнаша. Ничә тапкыр тау марафоннарын йөгергәннәрдер – исәбе-саны юк. Өстәвенә, Филарет Мансур улы - Эльбруска күтәрелгән һәм Европа континентындагы иң югары ноктага Кырмыскалы флагын кадаган кеше. Менә инде өченче ел рәттән алар яңа елны “Вәгъдә бирүчеләр йөгереше”ннән башлап җибәрә һәм шунда үз алдына спорт белән бәйле яңадан-яңа бурычлар куя.
Фәнүзә һәм Радик Миһрановлар ике улларын кечкенәдән спортка җәлеп итеп үстерде. Бүгел Эльмир Радик улы – Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры. Бу көнне Миһрановлар бирегә күмәкләшеп килде.
Райондагы бер генә чара да Урал авылында яшәүче танылган сурдлимпия чемпионы Миңнегали Абдуллиннан башка узмый. Шулай ук “Кырмыскалы” физкультура-сәламәтләндерү комплексында аэробика түгәрәгенә йөрүче “көмеш яшьтәге” хатын-кызларны берләштерүче “Ялкын” клубы тулы состав белән диярлек килде һәм билгеләнгән араны скандинавия йөреше белән үттеләр.
Агымдагы елда катнашучылар арасында бик күп яңа йөзләр дә бар иде. Мәсәлән, Кырмыскалы авылыннан Айгөл һәм Динар Гайсиннарны бу чарага 6нчы сыйныфта укучы кызлары Илнара алып килгән. Бу чарада катнашуларыннан канәгатьлек кичерүләре алсуланган һәм шат йөзләреннән күренеп тора.
Йөгерүчеләрнең иң яше – Кырмыскалы гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы Әмир Ергизов. Үзенә ул киләчәктә дә 5ле билгеләренә генә укырга һәм марафон йөгерергә сүз бирде.
Күркәм йола буенча, спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысы да “Вәгъдә бирүчеләр йөгереше” өчен махсус булдырылган медальләр белән бүләкләнде. Иң мөһиме - бу чара һәркемгә көч-дәрт бүләк итте, анда катнашучылар, алларына максатлар куеп, аларны агымдагы елда тормышка ашыру өчен барлык көчен салырга әзер булуларын күрсәтте.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.