

Елның 11 ае нәтиҗәләренә ярашлы, республикада физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә 2 миллион кеше шөгыльләнә. Башкортстанда 13048 спорт корылмасы җиһазландырылган. Шулай итеп, Мәскәү шәһәреннән соң Башкортстан спорт корылмалары саны буенча төбәкләр рейтингында 2нче урында тора. Гражданнарның спорт корылмалары белән тәэмин ителеше дәрәҗәсе 73,2 процент тәшкил итә.
Башкортстан Республикасында 120 спорт төре гамәлдә. Узган елда «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Башкортстан Республикасы бюджетыннан 91,2 миллион сумлык субсидияләр бирелгән. Ел саен төбәктә 15 меңнән артык спорт һәм физкультура-киңкүләм чаралар үткәрелә.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга һәм кешеләргә аерым игътибар бирелә. Башкортстанда андыйлар өчен 663 оешма эшли. Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча үткән елда адаптив спорт мәктәбе базасында Республика адаптив спорт үзәге дә оештырылды.
Башкортстан Республикасында спорт объектларын төзү буенча зур эш башкарыла, шәһәр киңлекләрен, парк һәм рекреация зоналарын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җайлаштыралар. Узган елда ике тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Хоркина исемендәге Гимнастика үзәге ачылды. Шулай ук Көрәш үзәге, Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы кебек эре спорт объектлары төзелә башлады.
2022 елдан спорт инфраструктурасына капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла. Былтыр югары спорт нәтиҗәләре күрсәткән һәм 2021 ел нәтиҗәләре буенча спорт ярышларында республиканы лаеклы тәкъдим иткән 18 яшькә кадәрге 222 спортчы спорт стипендиясе ала.
Фото: utv.ru