+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
6 гыйнвар 2023, 06:45

Баймакта волейбол буенча Яңа ел турниры узды

5 гыйнварда «Богатырь» физкультура-савыктыру комплексында егетләр командалары арасында «Спорт һәм сәламәтлек декадасы - 2023» кысаларында волейбол буенча Яңа ел турниры узды.

Баймакта волейбол буенча Яңа ел турниры уздыБаймакта волейбол буенча Яңа ел турниры узды
Баймакта волейбол буенча Яңа ел турниры узды

Баймак районының спорт комитетында хәбәр итүләренчә, әлеге турнир Баймак шәһәреннән һәм районыннан, шулай ук якындагы шәһәрләрдән 20 команданы берләштергән.

Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны - Ургаза авылы командасы, икенче урынны Олы Басай авылы командасы алды. Әхмәр авылы командасы бронза медальгә лаек булды.

Командалар кубоклар, медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Фото: bv02.info

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас