+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
6 гыйнвар 2023, 07:30

Биргән вәгъдәләр үтәлсен!

Кырмыскалы районы халкы теләкләрен тормышка ашыруга зур адым ясады.

Биргән вәгъдәләр үтәлсен!Биргән вәгъдәләр үтәлсен!
Биргән вәгъдәләр үтәлсен!

Яңа елның беренче көнендә Кырмыскалы районы үзәгендәге “Ак күл” ял һәм мәдәният паркында җанлылык тантана итте – биредә йолага әверелеп баручы “Вәгъдә бирүчеләр йөгереше” дигән спорт чарасы узды. Өченче тапкыр гына оештырылуга карамастан, әлеге спорт бәйрәменең популярлык яулавы күренеп тора: спортны үз итүче, сәламәт яшәү рәвешен алга куючы, үзләренең хыялларын тормышка ашыру теләге белән янучы һәм моның өчен барлык көчләрен салырга әзер кешеләр быел аеруча күп иде.

Район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Хәертдинов спорт бәйрәменә җыелучыларны Яңа ел белән тәбрик итте һәм чараның шартлары белән таныштырды. Старт алдыннан спорт сөючеләр кәгазь битенә үзләренең теләкләрен язып, аны күкрәкләренә ябыштырды һәм 2023 метр араны күпләр – йөгереп, кемдер скандинавча йөреш белән атлап үттеләр. Шулай итеп, алар теләкләрен тормышка ашыру, вәгъдәләрен үтәү өчен бер зур адым ясады.
Гомумән алганда, республика буйлап оештырылган бу чараның максаты вакыт та, тизлек тә түгел. Анда катнашучылар финишка түгел, үзләренең максатларына таба йөгерә. Ә бу көнне нинди генә теләкләр юк иде: марафон йөгерү, диңгез буена ял итәргә бару, йорт салу, һөнәри өлкәдә уңышларга ирешү, “5”ле билгеләренә генә уку, ә шулай да күпләрнең теләге – сәламәт булу. Бу бик дөрес, чөнки сәламәтлек булса, барлык теләкләрне, уй-ниятләрне тормышка ашырырга мөмкин.
Өченче ел рәттән оештырылган чарада район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, башка авыллардан да спорт сөючеләр катнаша һәм иң мөһиме – күпләре гаиләләре белән килә. Шулай, Илтирәк авылыннан Асабиннар – спорт белән актив шөгыльләнүче гаиләләрнең берсе. Аларны районда узган барлык спорт чараларында очратырга мөмкин. Шул ук вакытта республика дәрәҗәсендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Кырмыскалы данын күтәрәләр. Екатерина һәм Петр балаларына спортка сөюне бәләкәйдән тәрбияләгәннәр, үзләре дә вакытында район дәрәҗәсендә мәктәп данын яклап чыгыш ясаганнар. Бүген инде кызлары Алена Петровна урындагы мәктәптә физик культура укыта. Уллары Артем – колледж студенты. Читтә укып йөрүенә карамастан, район ярышларында да актив катнаша.
Гомумән, Илтирәк авылы – спорт сөючеләр төбәге. Катнашучылар билге­ләвенчә, спортка сөю аларда мәктәп елларыннан ук тәрбияләнгән. Владимир Алешин мәктәптән соң байтак еллар физкультура укытучысы булып эшләгән. Хәзер инде хезмәт биографиясе башка өлкә белән бәйле булса да, спорттан бер генә көнгә дә аерылмый. Физик күнекмәләр ясау, йөгерү, кышын чаңгыда йөрү, җәен велосипедны иярләп, дистәләгән чакрым үтү – аның гадәтенә кергән. Шуңа төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышларга ирешүенә бер дә гаҗәпләнәсе юк.
Тамара һәм Филарет Вахитовларны Кырмыскалыда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Алар актив рәвештә спорт, бозлы суда йөзү белән шөгыльләнә, рәсми рәвештә скайраннинг буенча ярышларда катнаша. Күпме тау марафоннарын йөгергәннәрдер – исәбе-саны юк. Өстәвенә, Филарет Мансур улы Эльбруска күтәрелгән һәм Европа континентындагы иң югары ноктага Кырмыскалы флагын кадаган. Менә инде өченче ел рәттән алар яңа елны “Вәгъдә бирүчеләр йөгереше”ннән башлап җибәрә һәм шунда үзләре алдына спорт белән бәйле яңадан-яңа максатлар куя.
Фәнүзә һәм Радик Миһрановлар ике улларын кечкенәдән спортка җәлеп итеп үстерде. Бүгел Эльмир Радик улы – Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры. Бу көнне Миһрановлар бирегә күмәкләшеп килде.
Райондагы бер генә чара да Урал авылында яшәүче танылган сурдлимпия чемпионы Миңнегали Абдуллиннан башка узмый. Шулай ук “Кырмыскалы” физкультура-сәламәтләндерү комплексында аэробика түгәрәгенә йөрүче “көмеш яшьтәге” хатын-кызларны берләштергән “Ялкын” клубы тулы состав белән диярлек килде һәм билгеләнгән араны скандинавча йөреш белән үтте.
Агымдагы елда катнашучылар арасында бик күп яңа спортчылар да бар иде. Мәсәлән, Кырмыскалы авылыннан Айгөл һәм Динар Гайсиннарны бу чарага 6нчы сыйныфта укучы кызлары Илнара алып килгән. Бу чарада катнашуларыннан канәгатьлек кичерүләре алсуланган һәм шат йөзләреннән күренеп тора.
Йөгерүчеләрнең иң яше – Кырмыскалы гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы Әмир Ергизов. Үзенә ул киләчәктә дә “5”ле билгеләренә генә укырга һәм марафон йөгерергә сүз бирде.
Күркәм йола буенча, спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысы да “Вәгъдә бирүчеләр йөгереше” өчен махсус булдырылган медальләр белән бүләкләнде. Иң мөһиме – бу чара һәркемгә көч-дәрт бүләк итте, анда катнашучылар, үз алларына яңа максатлар куеп, аларны агымдагы елда тормышка ашыру өчен барлык көчен салырга әзер булуларын күрсәтте.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Биргән вәгъдәләр үтәлсен!
Биргән вәгъдәләр үтәлсен!
Биргән вәгъдәләр үтәлсен!
Биргән вәгъдәләр үтәлсен!
Биргән вәгъдәләр үтәлсен!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас