Әлеге легендар шәхес белән төгәл чирек гасыр элек мине, ул вакытта яңа гына “Өмет” республика яшьләре гәзитендә эш башлаган Башкорт дәүләт университеты студентын, кафедра укытучыбыз һәм бер үк вакытта әлеге басманың баш мөхәррир урынбасары Рамил ага Миңнеәхмәтов таныштырган иде. Ул вакытта Әгълә Кучумов чит илдә ветераннар арасында спортча атлау буенча үткән чемпионатларның берсендә чираттагы зур җиңүен яулап кайткан иде һәм мин, яшь журналист буларак, яшьләр басмасына шушы хакта күләмле материал әзерләдем.
Кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә һәрвакыт игътибарлы, хәстәрлекле, ярдәмчел булган Әгълә Җәмгытдин улы белән алга таба да юлларыбыз гел кисешеп кенә торды. Беренчедән, ул вакытта Башкорт дәүләт университетының укыту үзәгендә хезмәт салган Әгълә Кучумов мин укыган филология факультетында булганда да, университетның ул эшләгән тәүге катындагы административ бүлектә очрашканда да һәрвакыт хәл-әхвәлемне сорашып, аркамнан кагып китәр булды. Яшерен-батырын түгел, яшәү урынына һәм укуга бәйле аерым мәсьәләләр килеп туганда да, беренче чиратта, нәкъ ул ярдәм кулын сузды. Башкалада баш калкыткан шул чорны искә төшергәндә Әгълә Җәмгытдин улындагы югары кешелеклелек, кечелеклелек, ярдәмчеллек, дипломатлык сыйфатларын, аның йөзеннән һәрвакыт бөркелеп торган иман нурын әле дә аңа карата тирән хөрмәт һәм ихтирам белән искә алам.
Хәер, үзем дә шушы чордан алып Әгълә Кучумов шәхесен бер вакытта да күздән ычкындырмадым кебек. Һәрхәлдә, аның күркәм юбилейлары, мәртәбәле җиңүләре уңаеннан республика басмаларында, шул исәптән “Кызыл таң”, “Өмет”, “Республика Башкортостан” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында шушы вакыт эчендә дистәгә якын язмам дөнья күрде. Аларның күпчелеге Кучумовларның башкаланың Гафури урамында урнашкан йорттагы иркен фатирында, Әгълә Җәмгытдин улының җәмәгате Венера Тимерҗан кызы әзерләгән сәламәт ризыклардан гына торган табын артында, хуш исле үлән чәйләре эчеп әңгәмәләшкән вакытта тупланган материаллар нигезендә язылды. Бу вакытта инде аларның тормыш гөлләре булган ике кызлары үсеп, югары уку йортларын тәмамлап, үз гаиләләләре белән берсе Мәскәүдә, икенче Төркиядә яши иде. Бәлки шуңа да алар мине, чын мәгънәсендә, үз уллары кебек кабул итте һәм, кайчан гына килсәм дә, табын артына утыртмый чыгармыйлар иде.
Ни аяныч, соңгы елларда сәламәтлеккә туймаган һәм шушы чорда тулысынча диярлек Әгълә Җәмгытдин улының хәстәрлегендә булган, аның иманлы һәм сөю тулы карашын, мөнәсәбәтен тоеп яшәгән Венера Тимерҗан кызы узган елның җәендә бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын...
75 яшенә, ягъни 2013 елга кадәр, республиканы, илне, Европаны гына түгел, үзенең мәртәбәле җиңүләре белән дөньяны шаулаткан Әгълә Кучумов та, спорттан бөтенләй үк китмәсә дә, бүген инде башкарак юнәлештә яңа үрләр, яңа биеклекләр яулый. Хикмәт шунда, 70 яшь үрендә ул ныклап торып гарәп теле, Коръән белән кызыксына башлый. Һәм бу вакытка инде ветераннар арасында спортча атлау буенча тугыз тапкыр дөнья, егерме җиде тапкыр Русия чемпионы, ике тапкыр дөнья кубогы иясе Әгълә Кучумов... Уфадагы Русия Ислам университетына укырга керә. Аңлашыла, укырга кабул ителгән 80 шәкерт арасында иң өлкәне ул була. Әмма, хикмәт яшьтә түгел, барысы да булмышыңа, теләк-омтылышыңа бәйле, дип юкка гына әйтмиләр шул. Озак еллар республиканың төп югары уку йортында хезмәт салган математик һәм зур тормыш тәҗрибәсенә ия Әгълә Җәмгытдин улы алты ел дәвамында дини белемнең дә асылына төшенә. Һәм имтихан сынауларын уңышлы үтеп, Русия Ислам университетының тиешле дипломын алып чыга. Төркемдәшләре арасында 20 кеше генә шундый югарылыкка ирешә, калган 60 кеше исә төрле сәбәпләр белән укудан төшеп кала. Һәм бу гына да түгел әле! Диплом тапшырганда Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин төркемдәшләре арасыннан фәкать Әгълә Кучумовка ил төбәкләренең берсендә мөфти вазыйфасын биләргә тәкъдим итә. Бу вакытта җәмәгате Венера Тимерҗан кызын тәрбияләгән, аннары үзенең сәламәтлеге дә әледән-әле сиздереп торган Әгълә Кучумов, әлбәттә, бу тәкъдимне кабул итә алмый. Әмма аның моңлы итеп Коръән укуын, күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек, уйландырырлык, кешенең эчке дөньясын үзгәртерлек вәгазьләрен тыңларга дуслары һәм якыннары һәрвакыт атлыгып килә. Хәер, ул үзе дә халыктан бер генә мизгелгә дә аерылганы юк. Сәбәпсез бер вакытта да җомга намазларын калдырмаган кебек, Коръән ашларына чакыралар икән, анда бара, ниндидер авыр чирле кеше аның янына килеп Коръән аятьләре укуын үтенсә, бу теләкне дә кире какмый. Һәм, әйтүләренчә, күпләр Әгълә Кучумов Коръән укып, иман нуры таратып киткәннән соң, авыруның хәле җиңеләя, төшенкелеккә бирелгәннәр исә күңел тынычлыгы таба. Ягъни спортта беренче, чемпион булган Әгълә Кучумов, иман юлында да әйдәп бара, ул гына түгел, күпсанлы мөселман кардәшләренә маяк булып, хак юлны күрсәтә!
Мәгариф һәм югары белем бирү өлкәсендә күп дистә еллар хезмәт стажына ия абруйлы ветеран педагог, өч мең километрдан артык юлны спортча атлап үтеп, Африкадан башка барлык континентларда да булган, төрле чемпионатларда 100дән артык мәртәбәле медаль яулаган спорт легендасы Әгълә Кучумовның хезмәтләре республикада да дәүләт дәрәҗәсендә югары бәһасын алган. Башкортстан Республикасының Мактау Грамотасы һәм Салават Юлаев ордены, “Башкортстан Республикасының күренекле спортчысы” мактау билгесе белән бүләкләнгән Әгълә Җәмгытдин улы 2006 елдан башлап Бакалы районының шәрәфле шәхесе дә булып тора. Моннан тыш аның күпсанлы казанышлары Министрлар кабинетының, Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыкларының, Уфа шәһәре һәм Бакалы районы хакимиятләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, башка бүләкләр белән билгеләнгән.
85 яшь үренә чыкканда да Әгълә Җәмгытдин улы чын чемпионнарга хас көчле, сынмас һәм какшамас рухлы шәхес, һәр җәһәттән иман нуры таратучы, әхлакый тәрбия чыганагы булган зур тәҗрибәле педагог һәм дин белгече, кешелеклелекнең иң күркәм сыйфатларын үзенә туплаган һәм шуларны мулдан кешеләргә өләшүче асыл зат булып кала. Шушы асыл сыйфатлар һәрвакыт Сезнең янәшәгездә булсын һәм тагын озын-озак еллар тормыш юлыннан озата барсын! Юбилеегыз белән, Әгълә Җәмгытдин улы!
Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.