Андрей Назаров ассызыклаганча, халык хәвефсезлеген тәэмин итү - Хөкүмәт эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Ул искәрткәнчә, үткән ел башыннан гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр вакытында янгын-коткару хезмәтләре тарафыннан 1600дән артык кеше коткарылган, шулай ук гадәттән тыш хәлләр, янгыннар һәм судагы һәлакәтләр аркасында һәлак булучылар саны кимегән.
- Спорт һәм физик культурага килгәндә, без сәламәт яшәү рәвеше культурасын системалы формалаштыруны дәвам итәбез. Спортны яшәү рәвеше итеп сайлаучылар саны 55 проценттан артып китте. Үткән елда спорт тармагын финанслауны 1,5 тапкырга арттыруга ирешелде. Быел шулай ук уңай динамика көтәбез, чөнки финанслауның гомум күләме 6,8 миллиард сум тәшкил итәчәк, – диде Премьер-министр.
Министрлар кабинеты җитәкчесе төбәктә югары халыкара стандартларга җавап бирә торган спорт инфраструктурасы барлыгын һәм Башкортстанның аны үстерүен дәвам итүен билгеләп үтте. Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында эре спорт объектлары - Халыкара көрәш үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы төзелә башлады.
Фото: Башкорстан Хөкүмәте