+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
18 гыйнвар 2023, 07:35

"Чикләрсез самбо" да бушлай шөгыльләнеп була

"Чикләрсез самбо" проекты кысаларында Уфа инвалид балаларны үз-үзләрен яклау һәм көч күнегүләренә бушлай өйрәтәчәкләр.

"Чикләрсез самбо" да бушлай шөгыльләнеп була"Чикләрсез самбо" да бушлай шөгыльләнеп була
"Чикләрсез самбо" да бушлай шөгыльләнеп була


"Чикләрсезс самбо" проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Добро" физкультура һәм спортны үстерү буенча спорт клубында инвалид балалар өчен бушлай күнекмәләр узачак. Уфаның 13нче коррекция интернат-мәктәбе һәм Уфаның 147нче урта мәктәбе укучылары, шулай ук Октябрь районының Жилино, Зинино, Нагаево авылларында яшәүче балалар чакырыла.
Балалар белән квалификацияле тренер-педагоглар шөгыльләнәчәк. Самбо-дзюдо секциясендә проектта катнашучылар үз-үзеңне яклау алымнарын, тренажерлар залында мускул төркемнәренә көч күнегүләрен өйрәнәчәкләр.
Язылу 8 987 583 77 89 телефоны буенча.

Фото: op.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас