

Узган ел ахырында ветеран-спортчы Башкортстанның “Спартак” физкультура-спорт җәмгыятенең 85 еллыгы медале белән бүләкләнде. Бүләк киңкүләм мәдәниятне үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткән өчен бирелә.
Фәвил Гыйльдановның исеме 70-80нче елларда республикада гына түгел, СССР күләмендә дә киң билгеле була. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнгән егет авыр атлетиканы Башкортстан физкультура техникумына укырга кергәч сайлый.
23 яшендә авыр атлетика белән һөнәри шөгыльләнә башлап, ул шушы төр спорт федерациясенә кабул ителә, СССРның спорт мастеры Бронислав Куклин җитәкчелегендә ил күләмендәге төрле бәйгеләрдә зур җиңүләр яулый. “СССРның спорт мастеры” дигән мактаулы исемне алуга ирешә. 1980 елда Фәвил Гыйльданов Мәскәүдә үткән Олимпиадада катнаша һәм анда республика спорт вәкиллегенә җитәкчелек итә. 1990 елда исә АКШта узган Ирекле спорт бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый.
Фәвил Гыйльданов – яшь буынны тәрбияләүгә, зур спортка чыгарга ярдәм иткән остаз да, спорт өлкәсендә һәм тормышта да күпләр өчен үрнәк, маяк булган шәхес.
– “Спартак” сүзен балачактан ишетеп үстем. Авыл клубында урнашкан радиодан төрле тапшыруларны тыңларга йөри идек. Мине аларның аеруча спорт турындагылары кызыксындырды. Футбол матчлары булганда футболчылар арасында Галимҗан Хөсәенов дигән исем-фамилияне ишеткәч, татарлар өчен горурлыгым арта иде. Үземнең дә “Спартак”чы булу теләге көннән-көн артты.
Язмыш юлларым, чынлап та, тормышымны “Спартак” белән бәйләде. Мин укырга кергән Башкортстан физкультура техникумы да әлеге оешмага карый икән. Соңрак авыр атлетика белән һөнәри шөгыльләндем. Ул спорт федерациясе дә “Спартак”ка карый иде. Менә шулай, спорт белән “Спартак” минем тормышта гел янәшә барды.
“Спартак” ирекле спорт җәмгыяте төзелгәндә аның аталышы вариантлары күп була. Батырлык, җиңүгә омтылыш, ныклык, җитезлек һәм көчне чагылдырган исем эзләнә.
Озакка сузылган фикер алышу барышында атаклы спортчы Николай Старостин яңа төзелгән җәмгыятьне бу сыйфатларга ия булган Рим гладиаторлары юлбашчысы исеме белән атау идеясен тәкъдим итә һәм ул кабул ителә. Ә җәмгыятьнең эмблемасы итеп ак буйлы озын ромбик һәм ал фонда “С” хәрефе раслана.
Әлеге оешманың юбилей медален алу да – минем өчен зур горурлык. Аны инде 2021 елда ук тапшырырга тиеш булсалар да, пандемия тудырган каршылыклар аркасында бер елга соңлап бирделәр. Әлбәттә, бу гына минем кәефне төшермәде, чөнки күңелем белән мин – һәрвакыт “Спартак”чы. Әле дә тормышымны спортсыз күз алдына да китерә алмыйм. Һәр иртәм физик күнегүләр ясап башлана, актив тормыш алып барырга тырышам. Шулай ук төрле спорт тапшыруларын телевизор аша карарга яратам, биатлон, чаңгы ярышларын, хоккей, футбол уеннарын калдырмыйча карап барам. Ә иң мөһиме – минем эшне 17 яшьлек оныгым дәвам итә: Эльвина Аймагамбәтова синхрон йөзү буенча Башкортстанның җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Җиңүләре, уңышлары да бар, – ди Фәвил Габдрахман улы.
Әйе, сәламәт тәндә – сәламәт рух, дип, юкка гына әйтмиләр. Әгәр дә бу төшенчә кеше күңеленә яшьтән үк кереп оялый икән, ул аңа гомере буе тугры булып кала, шуңа омтылырга тырышып яши. СССРның спорт мастеры Фәвил Гыйльданов та – нәкъ шундыйлардан.
Зөһрә ИСЛАМОВА.