7-9 февральдә 10 авырлык категориясендә медальләр уйнатылачак. Башкортстан Республикасы җыелма командасы спортчылары иң югары урыннар өчен көрәшәчәк.
Әлеге вакытта команданың баш тренеры Рамил Рабис улы Сираев һәм Русиянең атказанган тренерлары Борис Андреевич Понятов һәм Валерий Петрович Коробов җитәкчелегендә әзерлекнең соңгы этабы бара.
Русия чемпионатында Башкортстан җыелма командасыннан 12 спортчы чыгыш ясаячак. Барлык категориядә дә диярлек Башкортстан спортчылары җиңү өчен көрәшәчәк.
Фото: Башинформ