Фигуралы шуу буенча Русиянең атказанган тренеры Александр Жулин Беренче каналда барган “Подкаст. Лаб" тапшыруында Олимпия чемпионы Роман Костомаровның дәваханәгә авыр хәлдә эләгүенең сәбәбен атады.
"Аның ютәле бар иде, температурасы югары түгел иде. Программаларның барысында да катнашты, аннан мунчага китте — һәм мунча керү чирне көчәйткәндер”, — дип белдерә Жулин. Ул, 45 яшьлек Костомаров шулкадәр каты авырыр дип беркайчан да уйламаган идем, дип ассызыклый һәм аның сәламәтлеге өчен дога кылырга өнди.
19 гыйнварда «Матч ТВ» Костомаровның хәле бераз яхшыруын хәбәр иткән иде. Табибларның фигуристны канны кислород белән ясалма туендыру аппаратыннан (ЭКМО) өзү турында уйлаулары да билгеле булды.
Хәбәр итүебезчә, Роман Костомаров 10 гыйнварда авыр хәлдә дәваханәгә эләккән иде. Спортчыда B гриппы белән пневмония булуы ачыкланды. Табиблар әле дә аның гомере өчен көрәшә.
Фото: metaratings.ru