+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
23 гыйнвар 2023, 07:10

11 миллион сум - Алинә Заһитова командасында!

Фигуралы шуу буенча Беренче канал Кубогының приз фонды 20 миллион сум тәшкил итте.

11 миллион сум - Алинә Заһитова командасында!11 миллион сум - Алинә Заһитова командасында!
11 миллион сум - Алинә Заһитова командасында!
Капитаны 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова булган "Красная машина" командасы фигуралы шуу буенча Беренче канал Кубогында җиңү яулады. Һәм 2022 елгы Олимпиадада команда турниры чемпионы Камилә Вәлиева капитаны булган "Нас не догонят" командасын узып китте.

Ярышларда Вәлиева командасыннан Анастасия Зининаның җитди җәрәхәт алуы аркасында оештыручылар регламентны үзгәртте. Командаларның мөмкинлекләрен тигезләү өчен турнирны оештыручылар лидерлардан иң аз баллны алырга карар итте. Нәтиҗәдә, Вероника Яметованың балларын алдылар. Әлбәттә, Алинә Заһитова моның белән ризалашмады һәм соңга кадәр Вероника өчен көрәште. Шуңа карамастан, аның командасы алда барды.

Алинә Заһитованың “Красная машина” командасы Беренче канал Кубогында җиңгән өчен 11 миллион сум акча алды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча бу команда 2344,24 балл җыйды.

Камилә Вәлиева командасы икенче урында (2275,47 балл), аларның призы 9 миллион сум тәшкил итте.

 
 
Фото: cdnn21.img.ria.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас