+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
23 гыйнвар 2023, 16:40

Самбо - бик кызыклы спорт төре!

23 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Za самбо” федераль партия проекты координаторы Сергей Елисеев белән очрашты. Алар декабрь очрашуы вакытында тәкъдим ителгән башлангычларны тормышка ашыру турында фикер алышты.

Самбо - бик кызыклы спорт төре!Самбо - бик кызыклы спорт төре!
Самбо - бик кызыклы спорт төре!

Сергей Елисеев Башкортстан җитәкчелегенә спорт көрәшен үстерүдә актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм сентябрьдә республикада самбо буенча турнир үткәрергә тәкъдим итте. Радий Хәбиров төбәкнең Спорт министрлыгына чараны спорт календарена кертергә кушты.

"Бүген Бөтенрусия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев белән "Za самбо" федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштык.

Бик яхшы спорт төре. Тренерларны хупларбыз дип килештек - алар өчен Башкортстан физик культура институтында белем һәм квалификация күтәрү оештырачакбыз. «Авыл тренеры» программасына ярашлы, самбо буенча тренерларны авылларга чакырабыз, быел түләүләр 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Президент программасы буенча мәктәпләрне реконструкцияләгәндә әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдырачакбыз.

Саубуллашканда Сергей Владимирович миңа бик кызыклы китап бүләк итте. «Ломаные уши» дип атала. Көрәшчеләр аңлар..." - дип яза Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе яңа уку елыннан Башкортстан Физик культура институтында самбо буенча тренерлар әзерләү өчен өстәмә рәвештә алты бюджет урыны каралуы хакында, шулай ук республиканың авылда эшләүче спорт педагогларына ярдәм күрсәтергә әзер булуы хакында да өстәде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас