Русия фигуралы шуу остасы Роман Костомаровның хатыны Оксана Домнина социаль челтәрләрдә тетрәндергеч сүзләр ярдәмендә ирен туган көне белән котлаган. Романга 46 яшь тулды. Оксана аларның гаиләләре тормышында мондый кискен үзгәрешне күз алдына да китерә алмавы турында яза.
Домнина “бу авыр минутларны җиңүдә” иренең батырлыгы, көче һәм алга омтылуы белән горурлануын ассызыклый.
"Нәкъ бер ел элек хәтта иң куркыныч төштә дә тормышта мондый үзгәреш булыр дип күз алдына да китерә алмадык, ләкин хәзер шулай. Һәм без барысын да җиңәчәкбез, мин моңа ышанам! Бары тик яшә”, — дип яза фигуралы шуучының җәмәгате.
Костомаровның хатыны битараф булмаган тамашачыларга рәхмәт белдерә һәм медицина күзлегеннән “кулдан килгәннең барысы да эшләнә”, дип билгеләп үтә.
Билгеле булуынча, 7 февральдә Костомаровның ике табанын да кисүләре билгеле булды. Фигуристның хәле яхшыра, ләкин ул һаман да реанимациядә әле. Табиблар әле авыруның кулларын саклау өчен көрәшүен белдерә.
Фото: Григорий Сысоев/РИА Новости