Документ нигезендә дәүләт спорт стипендияләре Русия җыелма командалары составында Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары җиңүчеләренә һәм призерларына, шулай ук аларның тренерларына билгеләнә.
Чемпионнар өчен стипендия күләме 30 мең сум тәшкил итәчәк, көмеш призёрлар өчен - 25 мең сум, бронзалар өчен - аена 20 мең сум. Тренерлар үз тәрбияләнүчеләренә түләүләр күләменең 50 процентын алачак.
- Бу - бөек спортчыларыбызга республикабызның рәхмәте, - диде Радий Хәбиров. - Стипендияләр үз илләре һәм республикалары әләме астында чыгыш ясаучы барлык чемпионнар өчен ярдәм булачак.
Фото: glavarb.ru