

- Безнең спортчылар ел саен республиканың югары спорт абруен раслый. Узган елда гына да 19 спортчыга «Русиянең халыкара класслы спорт мастеры» исеме бирелде, 128 спортчы Русиянең спорт мастеры булды, 2 спортчы «Русиянең атказанган спорт мастеры" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Күренекле спортчылар — үсеп килүче буын өчен үрнәк. Аларның карьерасын дәвам итүе, яки инде тәмамлануы мөһим түгел. Бу кешеләр - чын рух һәм характер символы. Аларны бүләкләргә кирәк, - диде Андрей Назаров.
Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, 2019 елдан республикада талантлы спортчыларны сайлап алу һәм аларга ярдәм итү системасы формалаштырылган. Аны тормышка ашыру үз нәтиҗәләрен бирә.
Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, үткән елда югары нәтиҗәләр күрсәткән балигъ булмаган 222 спортчы махсус стипендия алган. Быел стипендия 231 спортчыга билгеләнгән, аны түләүгә 34,4 миллион сум бүлеп бирелгән.
Финанс ярдәме максатыннан быел спортчылар Спорт әзерлеге үзәгенә һәм республиканың яңа төзелгән Адаптив спорт үзәгенә эшкә урнаштырылачак.
Киңәшмәдә тренерларга ярдәм итү чаралары турында да фикер алыштылар.
- Республика спортчыларының Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия хәрәкәтендә катнашу тарихында безнең тренерлар 76 чемпион һәм призер тәрбияләде. Тренерлар составын саклап калу мөһим. Моның өчен без аңа ярдәм итүнең комплекслы системасын барлык дәрәҗәләрдә дә формалаштырабыз, — диде Андрей Назаров.