+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
1 март 2023, 13:47

"Бурыч - Гагарин кубогын алу..."

Бүген, 1 мартта, «Уфа-Арена» спорт комплексында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары, тренерлар штабы, менеджменты белән очрашты. Республика җитәкчесе командага плей-офф уеннарында ышанычлы җиңүләр теләде.

"Бурыч - Гагарин кубогын алу...""Бурыч - Гагарин кубогын алу..."
"Бурыч - Гагарин кубогын алу..."
Исегезгә төшерәбез, "Салават Юлаев" даими чемпионатны Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә 86 очко белән икенче урында тәмамлады.

- Бу сезонда команда соңгы берничә елда иң яхшы нәтиҗәләргә иреште, - диде Радий Хәбиров. - Легионерлар клубтан киткәч, тәҗрибәле хоккейчылар һәм яшь егетләр симбиозы барлыкка килде. Алар бер-берсен тулыландыра, ярдәм итә.

1 мартта "Салават Юлаев" үз аренасында плей-офф уеннары сериясен башлый. Уфалыларның беренче раунд буенча көндәше – Владивостоктан «Адмирал» командасы.

– Без ел саен амбициоз бурыч куябыз - Гагарин кубогын алу. Командада атмосфера бик яхшы, ә бу иң мөһиме, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Соңгы сезоннар бик авыр вакытларга туры килде. Әмма сез үзегезнең җайга салынган уеныгыз белән бөтен республика өчен үрнәк күрсәтәсез.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстанда хоккейның матди базасын үстерүгә зур игътибар биреләчәк.

- Безнең төзелеш стадиясендә берничә спорт объекты бар. Быел без Боз сараен Октябрьскийда тапшырырга планлаштырабыз, Баймакта арена төзи башладык, – диде Башкортстан Башлыгы.

Юлаевлылар республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм максималь нәтиҗәгә ирешү өчен бөтен көчне куячакларын ышандырдылар.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас