+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
2 март 2023, 11:20

Софьямы, Аделияме, әллә Камиләме?..

Бу ялларда узачак Гран-при финалында кем җиңәр дип уйлыйсыз?

Софьямы, Аделияме, әллә Камиләме?..Софьямы, Аделияме, әллә Камиләме?..
Софьямы, Аделияме, әллә Камиләме?..
Русиянең күпчелек фигуралы шуучылары өчен ярыш сезоны бу ял көннәрендә тәмамланачак. 4-5 мартта Петербургның "Юбилейный” спорт комплексында Гран-при финалы узачак.

Кызлар арасында җиңү өчен төп көрәш Этери Тутберидзе укучылары арасында барачак: Софья Акатьева, Камилә Вәлиева һәм Аделия Петросян финалга яхшы формада һәм җитди әзерлек белән киләләр. Бу ярышта катнашучылар арасында Александра Трусова да булырга тиеш иде, ләкин фигуралы шуучы җәрәхәт алганнан соң, тернәкләнүен дәвам итә. Аның каравы, тамашачыларны янә Елизавета Туктамышева таң калдырырга тырышачак.

Ир-егетләр турнирында күптән түгел Петербург филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясаган Петр Гуменник Евгений Семененкодан алдынгылыкны алырга тырышачак. Билгеле булуынча, Русия чемпионатында ялгыз чыгыш ясаучы егетләр бер үк төрле балл җыйды, ирекле программада хәл ителүенчә, алтын Женяга эләкте. Шулай ук Беренче канал Кубогында иң ышанычлы чыгыш күрсәткән Андрей Мозалев җиңүгә җитди дәгъвачы булып санала.

Парлар арасында алтын өчен традиция буенча Анастасия Мишина белән Александр Галләмов, Александра Бойкова белән Дмитрий Козловский һәм Евгения Тарасова белән Владимир Морозов арасында көрәш барачак. Бозда биюдә җиңүчене алдан әйтеп булмый диярлек. Елизавета Ходайбирдиева белән Егор Базин бу юлы катнашмаячаклар, ә алтын медальгә калган дәгъвачылар сезон барышында бер суммадарак балл җыйган.

 
 
 
Фото: alarmyk24.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас