+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 март 2023, 14:43

Уфада иң яхшы боксерлар җыелды

Башкортстанда территориаль органнар һәм мәгариф оешмалары арасында Русия Эчке эшләр министрлыгы чемпионаты тәмамланды. 300гә якын спортчы рингта Русия Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы боксеры исеме өчен ярышты.

Уфада иң яхшы боксерлар җыелдыУфада иң яхшы боксерлар җыелды
Уфада иң яхшы боксерлар җыелды

Уфага беренчелек өчен көрәшергә Русия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарыннан һәм 15 белем бирү оешмасыннан җыелма командалар, шулай ук Үзәк һәм Идел буе федераль округларыннан вәкилләр килде.

Чемпионатның мәртәбәле кунагы - Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров - республика Бокс федерациясенең попечительләр советы рәисе. Ул җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

- Башкортстан спортның барлык төрләрен актив үстерә. Без спорт корылмаларын төзү, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү өчен күп эшлибез. Узган ел гына республикада 252 спорт объекты файдалануга тапшырылган, ә аларның гомум саны 13 меңнән артып китә. Бу күрсәткеч буенча без - Русиядә икенче урында, "беренчелек пальмасын" Мәскәүдән генә оттырабыз. Киләчәктә дә лидерлык позицияләрен саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез, - дип өстәде Андрей Назаров.

Чарада шулай ук Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция генерал-майоры Артур Сәйфуллин, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, спорт министры Руслан Хәбибов булды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Уфада иң яхшы боксерлар җыелды
Уфада иң яхшы боксерлар җыелды
Уфада иң яхшы боксерлар җыелды
Уфада иң яхшы боксерлар җыелды
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас