+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 март 2023, 09:59

Алдагы сезонга өметебез зур!

Бүген, 16 мартта, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы җитәкчелеге, тренерлар штабы һәм уенчылары белән очрашты.

Алдагы сезонга өметебез зур!Алдагы сезонга өметебез зур!
Алдагы сезонга өметебез зур!
Республика Башлыгы клуб менеджментына команданың плей-оффка чыгышы нәтиҗәләре буенча хаталар өстендә эш алып барырга һәм киләсе сезонга әзерлек башларга кушты. Радий Хәбиров тренерлар штабы һәм команданың төп составы саклануын ассызыклады. Клубның яшь хоккейчылары яхшы прогресс күрсәтә. Димәк, "Салават Юлаев"ның киләсе сезонда нәтиҗәләрне яхшырту өчен зур потенциалы бар.

- Әлбәттә, сезон бик катлаулы булды. Хәтта хоккейдан ерак кешеләр дә моны аңлый. Шуңа күрә иң беренче чиратта җанатарлар һәм республика халкы исеменнән даими чемпионат өчен рәхмәт белдерәм. Сез Көнчыгыш конференциядә икенче урынны алдыгыз. Бу - югары нәтиҗә, - диде Радий Хәбиров.

«Салават Юлаев» хоккей клубының генеральный директоры Ринат Бәширов коллективта алга таба эшләү бурычларын аңлау барлыгын ассызыклады. Ә команда капитаны Григорий Панин яшь хоккейчыларның яңа сезонда тормышка ашырылырга тиешле потенциалын югары бәяләде.

Очрашуда катнашучылар «Салават Юлаев» хоккей клубының тренировка җыеннары тәмамланганнан соң Башкортстан шәһәрләре һәм районнары буенча сәфәргә барачагы турында килештеләр. Команда уенчылары муниципалитетларда яшь хоккейчылар өчен осталык дәресләре үткәрәчәк, автограф-сессияләрдә катнашачак һәм җанатарлар белән очрашачак.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас