+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 март 2023, 04:50

Кызмы? Малаймы?

Якташыбыз, боксчы Азалия Әминева менә шушы спортчы "кыз"га җиңелгән.

Кызмы? Малаймы?Кызмы? Малаймы?
Кызмы? Малаймы?

Башкортстан боксеры Азалия Әминева Һиндстанда узган дөнья чемпионатында ялган ачыклануын хәбәр итә. Ул 1/8 финалда үзен кыз итеп күрсәткән иргә җиңелгән.

Азалия сүзләренчә, Алжир спортчысы Иман Хелиевның чынлыкта ир булуы турында имеш-мимешләр узган гыйнвардан ук йөргән.

"Алжир спортчысы турында имеш-мимешләр инде беренче ел гына йөрми. Шуңа күрә мин аның хатын-кыз булмаска мөмкинлеге турында уйладым, әмма моңа соңгы минутка кадәр ышанмадым. Кызганычка каршы, минем бу чемпионатта катнашуым аңа җиңелгәннән соң тәмамланды", — ди кыз.

Алжир вәкиле белән көрәш вакытында Башкортстан кызы көндәшен нокдаунга җибәрә алган.

"Минем дә гаебем бар, бераз үҗәтрәк булырга иде. Нигездә, җиңәргә мөмкин иде, әмма, мөгаен, минем дулкынлануым аяк чалды, ышаныч җитмәде", – ди Азалия. "Бу хәл иртәрәк ачыкланган булса, бәлки, мин финалга чыгар идем". Моңа кадәр ул әлеге ярышларда Беларусьтан Арина Данильчикны җиңгән булган.

Азалия әйтүенчә, нәтиҗәләргә каршы чыгу һәм чемпионатта катнашуны дәвам итү мөмкинлеге юк инде. "Әмма дөреслекне ачыклау яхшы булды", - дип нәтиҗә ясый спортчы.

Алжир "кызы"ның ДНК анализлары аның малай булуын ачыклаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас