+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2023, 23:21

Уфада зур спорт бәйгесе старт алды

Бүген Уфада спорт гимнастикасы буенча Русия беренчелеге старт алды. Егетләр һәм кызлар арасында Бөтенрусия ярышлары төбәкнең Светлана Хоркина исемендәге Гимнастика үзәгендә уза. Бу хакта Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Уфада зур спорт бәйгесе старт алды
Уфада зур спорт бәйгесе старт алды

"Светлана Хоркина исемендәге Гимнастика үзәгендә беренче зур ярышлар уза. 12-13 яшьлек малайлар һәм 11-12 яшьлек кызлар арасында спорт гимнастикасы буенча Русия беренчелеген кабул итәбез.

Катнашучылар арасында - Русиянең 42 шәһәреннән 100гә якын кеше. Ярышлар шәхси күпбәйгедә һәм аерым дисциплиналарда уза. 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бәйгеләрдә барлыгы 12 комплект бүләк уйнатыла.

Бирегә теләгән һәркемне чакырам.

Безнең Башкортстанда мондый зур чаралар үткәрергә мөмкин булган яңа үзәкләр барлыкка килүенә шатмын. Тиздән алар тагын да күбрәк булачак", - дип яза Радий Хәбиров.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: