

Иң катлаулы хәлләрдә (бигрәк тә Пекин Олимпиадасында чыккан допинг-скандал вакытында) яшь чемпионкага аның танылган тренеры Этери Тутберидзе, шулай ук фигуристларның бөтен берләшмәсе ярдәм иткәнлеге билгеле. Әмма чынлыкта боз өстендә хезмәттәшләр арасындагы атмосфера бик имин түгел, чөнки барлык дуслар бер-берсе өчен көндәшләр дә, дигән фикер бар. Вәлиева, фигуралы шуу йолдызлары турында чын дөресен сөйләп, бу стереотипны юкка чыгарган.
«Комсомольская правда»га кунакка килгән кызга тренерын һәм хезмәттәшләрен берничә сүз белән тасвирларга тәкъдим итәләр. Спортчы кыз болай дип җавап биргән: Алина Заһитова - "якты, максатчан, ниндидер дәрәҗәдә спортта бик кыю һәм тәвәккәл», Евгения Медведева - "шулай ук бик максатчан, аралашуда күңелле кеше, бик аңлаешлы...", Анна Щербакова - "бик ягымлы, тар даирәдә аралашучан һәм шулай ук характеры буенча көрәшче", Этери Тутберидзе - "бик таләпчән, күңелле һәм бик матур кеше һәм тренер».
Ә үзен Камилә оялчан, эмоциональ һәм максатчан дип тасвирлый. Мондый сораштыруда сиңа бик ошамаган кеше турында ялганлау һәм яхшы характеристика уйлап табу авыр. Шуңа күрә без Вәлиеваның намуслылыгына шикләнмибез, шулай ук безнең фигуралы шууның көчле җиңүләре белән генә түгел, ә спортчыларның үзара ярдәме белән дә дан тотуына шикләнмибез.
Исегезгә төшерәбез, Вәлиеваның допинг-эшенә кагылышлы соңгы яңалыклар өметсез булды: WADA Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы фигуристканы 4 елга дисквалификацияләүне таләп итте. Шуннан соң белдерү белән Тутберидзе үзе чыгыш ясады.
"Нәрсә булганын белмим. Без бөтен команда белән аңларга тырыштык, Русия чемпионатыннан камераларда аны тикшергәннәрен карадык. Допинг контроле белән нәтиҗәләрен игълан итү арасында бик күп вакыт узганына гаҗәпләндек. Минем фигурачылар һәрвакыт чиста спортчылар булды. Бу гаепләүләр рәнҗетә”, — диде тренер.
Фото: “kp.ru”