+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
26 апрель 2023, 12:30

Халыкара ярышларга әзерлек башланды

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Евразия халыклары ассамблеясенең төбәк вәкиллеге иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмә барышында катнашучылар 2023 елда Башкортстанда «Евразиаданы каршылап» комплекслы спорт чарасын уздыру перспективалары, шулай ук республикада милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Халыкара ярышларга әзерлек башландыХалыкара ярышларга әзерлек башланды
Халыкара ярышларга әзерлек башланды

- Без физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирәбез, яңа спорт объектлары төзибез. Былтыр гына да спорт тармагын үстерү өчен 7 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде, 252 спорт объекты сафка кертелде. Ә республикада алар барлыгы 13 меңнән артык. Монда без илдә, Мәскәүдән соң, икенче урында. Милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләрен үстерүгә аерым игътибар бирәбез, федераль дәрәҗәдә югары бәя алган эре спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе бар. Республика шундый масштаблы ярышлар уздыруга әзер.

Премьер-министр искә төшергәнчә, узган ел Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Евразия халыклары ассамблеясе һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте 2023 елда Уфа шәһәрендә «Евразиаданы каршылап» халыкара спорт форумы - этник спорт төрләре буенча ярышлар уздыру турында килешү имзалады. 24 августтан 27 августка кадәр Уфа Евразия халыкларының милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләре башкаласы булачак. Медальләр өчен дөньяның 30 иленнән 700дән артык иң көчле спортчы көрәшәчәк. Эшлекле конференциядә экспертлар Русия һәм халыкара спортны үстерү буенча казанышлар һәм бурычлар турында фикер алышачак.

"Евразиада" спорт һәм социаль проектлар һәм программалар дирекциясе" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Илья Ломако сүзләренчә, "Евразиаданы каршылап" форумы кебек масштаблы проект өстендә уртак эш төрле илләрдә тупланган тәҗрибәне һәм милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләре хәрәкәтенең потенциалын тулы күләмдә тормышка ашырырга гына мөмкинлек бирмәячәк, шулай ук физик культура үсешенең яңа юлы башланачак.

- Мондый күләмле чаралар үткәрү Русиянең БДБ илләрен генә түгел, Евразия континентын да берләштерергә сәләтле спорт вакыйгаларын көчле оештыручы булуын дәлилли, - дип ассызыклады ул.

Якын арада Башкортстан Спорт министрлыгы спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм «Евразиада» программалары белән үзара хезмәттәшлектә әлеге халыкара спорт форумын үткәрүгә әзерлек буенча уртак эш төркеме төзеләчәк. Форумның эшлекле конференциясе программасын формалаштыруга Башкорт физик культура институты кушылачак.

Андрей Назаров ассызыклаганча, алда торган “Евразиаданы каршылап” форумы барышында эшләнгән милли һәм Олимпиягә карамаган спорт төрләренә ярдәм итү чаралары үзләренең гамәли гамәлгә ашырылуын алырга тиеш.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас