

24-27 августта Башкортстан башкаласы Евразия халыкларының милли һәм Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча комплекслы ярышлар үзәгенә әвереләчәк.
Ярышларның дүрт төрендә медальләр өчен дөньяның 30 иленнән 700дән артык иң көчле спортчы көрәшәчәк. Шулай ук уеннар кысаларында фәнни-гамәли конференция узачак, анда экспертлар Русия һәм халыкара спортны үстерү буенча казанышлар һәм бурычлар турында фикер алышачак.
- Без физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга зур игътибар бирәбез, яңа спорт объектлары төзибез. Узган елда гына да спорт тармагын үстерү өчен 7 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде, 252 спорт объекты сафка кертелде. Ә республикада алар 13 меңнән артык. Бу җәһәттән без илдә Мәскәүдән соң икенче урында торабыз. Милли һәм Олимпия уеннары булмаган спорт төрләрен үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Бездә федераль дәрәҗәдә югары бәя алган эре спорт чараларын үткәрү тәҗрибәсе бар. Республика мондый эре ярышларны уздырырга әзер, һәм алар иң югары оештыру дәрәҗәсендә узачак, - дип сөйләде бу уңайдан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.