+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
19 Май 2023, 08:32

Киберспорт та зур әзерлек таләп итә

Бүген Уфада, "Уфа-Арена"ның матбугат үзәгендә, "Компьютер спорты-2023" Русия чемпионатына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Киберспорт та зур әзерлек таләп итәКиберспорт та зур әзерлек таләп итә
Киберспорт та зур әзерлек таләп итә
Анда Башкортстаның спорт министры Руслан Хәбибов, Русиянең Компьютер спорты федерациясе президенты Дмитрий Смит, аның Башкортстан бүлекчәсе рәисе Азамат Абдрахманов катнаштылар.

- Иртәгә Уфада компьютер спорты буенча чемпионат башлана. Бу республика Башлыгы Радий Хәбиров идеясе булды. Чемпионат яхшы үтсен өчен барлык шартлар да булдырылган. Бүген республикада 120 спорт төре үсешә. Компьютер спорты анда алдынгы урыннарның берсендә, - диде Руслан Таһир улы.

- Чемпионатны биредә үткәрүебезгә шатбыз. Киберспортның зур мәйданнарга чыгуы турында элек хыяллана гына идек. Һәм менә бу көн килеп җитте. Зур спортка куелга барлык шартлар, таләпләр хәзер киберспортка да карый. Ул өч башлангычны - технология, шоу һәм спортны үз эченә ала. Бу - заманча спорт. Иртәгә чыгыш ясаячак спортчылар чемпион исеме өчен көрәшәчәк. Алар - энергияләре ташып торучы яшьләр. Алар арасында һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт. Әйе, алар үзара ярыша, көрәшә, әмма алар биредә дуслар таба. Минем өчен бу да бик мөһим, - диде Дмитрий Смит.

- Ниһаять, бу көн җитте. Әле кайчан гына без бу спорт чарасын технология ягыннан ничек үткәрергә, бу ярышларның ни рәвешле узарга тиешлеге турында уйлана идек. Һәм менә без әзерлекнең финишына җиттек. Бу спорт төрен барча халык та аңласын һәм кабул итсен иде. Бу, чыннан да, бик мавыктыргыч спорт төре, - диде Азамат Абдрахманов.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас