+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 Май 2023, 11:45

Евгения Медведеваны университеттан куганнар, диләр...

Русиянең танылган фигуристкасы укырга йөрмәгәнме әллә?



Русиянең танылган фигуристкасы Евгения Медведева күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә Мәскәү дәүләт университетында укуын ташларга карар итүен белдерде. Ул үзенең абруйлы югары уку йортыннан китүенең сәбәбен аңлатты. Аның сүзләренчә, аның белән җитәкчелек арасында каршылыклар барлыкка килгән.

- Минем интервьюның сары төскә тартым исеме өчен матбугат үзәге ризасызлык белдерде. Миңа уку өчен материаллар бирмәскә карар иттеләр. Берничә ай сорасам да, бер нәрсә дә бирелмәде, әмма барлык нәрсә өчен дә акча түләнгән иде, - ди спортчы.

Ләкин югары уку йорты вәкилләренең бу уңайдан башка позициясе бар. МДУның «Гуманитар өлкәдә мәдәни сәясәт һәм идарә итү югары мәктәбе» факультетыннан спортчы медиа йөкләнеш аркасында киткән, ә матбугат хезмәте белән бөтенләй хезмәттәшлек итмәгән, дип белдерәләр.

Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: