Башкортстан башкаласына «Русия-Беларусь» халыкара мәктәп спорты фестивале катнашучылары килде. Чара Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумы кысаларында уза.
Белоруссия делегациясе җитәкчесе Владимир Антончик сүзләренчә, ул үзе дә һәм аның яшь спортчылары да Башкортстанда беренче тапкыр. Командалар милли ризыгыбыз чәк-чәктән авыз итте, кымызны тәмләп карады һәм каршы алучыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.
"Башкортстан — Уралның җаны һәм Евразиянең йөрәге, без кунакчыл җиребездә дусларыбызны зур сөенеч белән каршы алабыз! Бу фестиваль безнең илләрнең спорт тормышында чын вакыйга булыр дип ышанам! Алда — чагу спорт ярышлары, яңа геройлар һәм булачак чемпионнар исемнәре һәм, әлбәттә, онытылмаслык хисләр! Барлык спортчыларга да уңышлар телим”, — дип сәламләде фестивальдә катнашучыларны Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов.
Очрашу ахырында Башкортстан һәм Белоруссия җыелма командалары вәкилләре иптәшләрчә футбол бәйгесе — дуслык һәм бердәмлек матчы уйнады.
«Русия-Беларусь» халыкара мәктәп спорты фестивале 25-29 июньдә Башкортстан башкаласында узачак.
Фото: pravitelstvorb.ru