

Ул ике ил төбәкләренең Уфада узучы X юбилей форумы чаралары программасы кысаларында старт алды. Хөрмәтле кунаклар фестивальдә катнашучыларны котлады һәм аларга яхшы ярышлар теләде.
- Кадерле дуслар! Бүген бөтен республика исеменнән сезне Башкортстанда һәм башкалабыз Уфада сәламлим. Без Белоруссиянең яшьләр командасына бик шат. Русия регионнары җыелма командасын да сәламлибез! Бүген без канәгатьлек хисе кичерәбез, чөнки монда, Башкортстанда, искиткеч яшьләр җыелды. Без Русия белән Белоруссия арасында, барлык төбәкләр арасында дуслыкны ныгытуны дәвам итәбез. Һәм бу безнең илләрне көчлерәк һәм гүзәлрәк итә.
Федерация Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьев яшьләрнең илләр арасында халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуда актив катнашуын билгеләп үтте.
- Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы кысаларында Уфада мәктәп спорты бәйрәме ачылуы белән чын күңелдән котлыйм. Бүген безнең күпсанлы халыкара форумнар яшьләр фестивальләре һәм ярышлары белән ешрак янәшә бара. Без еллар узган саен Русия белән Белоруссия дуслыгы сезнең яшь йөрәкләрегездә ныгыр дип өметләнәбез. Бу бик мөһим. Барыгызга да күңелле спорт чаралары һәм җиңүләр телим, – диде Юрий Воробьев.
Халыкара мәктәп спорты фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук легендар совет спортчылары, Олимпия чемпионнары һәм халыкара турнирларның күп тапкыр җиңүчеләре – Бөтенрусия мәктәп спорты федерациясе президенты, фигуристка Ирина Роднина һәм баскетболчы Иван Едешко сәламләделәр.
Фото: glavarb.ru