+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 июль 2023, 13:25

Алинә Заһитова янә Уфага килергә тели

Олимпия чемпионы Башкортстан башкаласында апрельдә булып киткән иде.

Алинә Заһитова янә Уфага килергә телиАлинә Заһитова янә Уфага килергә тели
Алинә Заһитова янә Уфага килергә тели
2018 елда ялгыз шуу буенча Олимпия чемпионы, 2018 елда Европа чемпионы һәм 2019 елда дөнья чемпионы Алинә Заһитова Беренче каналда фигуралы шуу буенча тренер Максим Траньковка биргән интервьюсында Уфаны "истә калырлык шәһәр" дип атады.

Фигуралы шуу остасының “Ирекле программа” тапшыруындагы интервьюсыннан ачыклануынча, Алинә Заһитова Башкортстан башкаласына тагын бер тапкыр килер иде.

"Уфа ошады. Барысы да туры килде: һава торышы да, матур күренешләр дә, кешеләр дә. Мин анда тагын булыр идем”, — диде Алинә.

Билгеле булуынча, Алинә Заһитова быел апрель аенда Уфада “Чемпионы на льду” боз шоуында чыгыш ясады.

 
 
 
Фото:социальные сети Алины Загитовой

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас