Ярышларда иң зурысы - Русия командасы булды, анда 495 спортчы керә.
Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарын ачу тантанасы алдыннан чыгыш ясаган иҗат коллективлары үзләренең концерт номерларында кунакларга республиканың бөтен матурлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтергә тырышты. Мәскәү һәм Уфа артистлары әзерләгән якты, төсле шоу Русия һәм Башкортстан халкының никадәр кунакчыл булуын тулысынча күрсәтте.
Аннары сурдлимпиячеләр алдында хөрмәтле кунаклар чыгыш ясады. Русия спорт министры Олег Матыцин аларга Русия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен җиткерде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, сәламәтлеге буенча чикләүләр булган кешеләр өчен шартлар булдыру Русиядә әһәмиятле гомуммилли өстенлекләрнең берсе булып тора.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика кунакларына - спортчыларга, аларның тренерларына һәм җанатарларына мөрәҗәгать итеп, республикада спортның күренекле урын алып торуын ассызыклады. Башкортстан халкы күп кенә чемпионатларда, шул исәптән Русия җыелма командасы составында катнаша һәм беренче урыннарны ала.
Шулай ук Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда спорт ветераннары лаеклы хөрмәт белән файдалана. Республика җитәкчесе Николай Гастелло исемендәге спорт мәктәбе тренеры Валентина Ивановага һәм республиканың адаптив спорт үзәгенең адаптив физик культура буенча тренер-укытучысы Валентин Пеговка Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сурдлимпиячеләрнең беренче җәйге уеннарына стартны Бөтенрусия чукраклар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров бирде.
Динар КӘЛИМУЛЛЛИН фотосы.