+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 июль 2023, 07:41

Владимир Путин сурдлимпиячеләрне сәламләде

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан башкаласында Сурдлимпиячеләрнең "Без бергә. Спорт" җәйге уеннары спорт ярышларын ачуны хуплады.

Владимир Путин сурдлимпиячеләрне сәламләдеВладимир Путин сурдлимпиячеләрне сәламләде
Владимир Путин сурдлимпиячеләрне сәламләде
– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен шартлар булдыру - безнең әһәмиятле, гомуммилли өстенлекләрнең берсе. Монда барлык юнәлешләр дә мөһим, шул исәптән спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә. Соңгы елларда илнең барлык төбәкләрендә дә күнегүләр үткәрү өчен инфраструктура булдырыла һәм камилләштерелә, төрле ярышлар һәм турнирлар оештырыла, алар арасында сурдлимпиячеләрнең быелгы җәйге уеннары да мөһим урын алып тора, - диде Владимир Путин.

Русия Президенты ярышларда катнашучыларның үзләренең осталыкларын, характерларын һәм ихтыяр көчен күрсәтәчәгенә, ә аларның уңышлары һәм казанышлары башкаларга илһамлы үрнәк булып хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.

– Һәм, әлбәттә, спортчылар белән һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашучы, аларны көрәшергә һәм җиңәргә өйрәтүче тренерларына һәм остазларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм , – диде Владимир Путин.

Фото: resbash.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас