Уфада узучы Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарында Башкортстан һәм Русия турындагы тәэссоратлары белән Гыйрак көрәшчесе Хәсән уртаклашты.
- Безнең команда кичә Уфага килде, «Президент-Отель»дә урнаштык, – ди спортчы. - Безне бик җылы кабул иттеләр. Гыйрак халкы Русияне бик ярата, һәм монда, Уфада, үзебезгә карата сезнең ихлас мәхәббәтегезне тойдык.
Ярышларда дуслык һәм көндәшлек атмосферасы тудырылган. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телим!
Хәсән сүзләренчә, ул әле урындагы аш-суны татып карарга өлгермәгән, ләкин моны һичшиксез эшләячәк. Һәм Башкортстан башкаласының истәлекле урыннарына барырга тырышачак.