

Спорт ориентирлашуында кросс-спринт буенча стартлар тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча Русия спортчылары пьедесталның бөтен баскычларын яулады.
Хатын-кызлар арасындагы ярышларда беренчелекне Мария Новикова, икенчене Антонина Найденова, ә өченче урынны Ирина Лапикус алдылар.
Ир-егетләр арасында Никита Смирнов - алтын, Владимир Гринин - көмеш, ә Никита Асоян бронза медаль яуладылар. Ярышларның беренче медаль ияләрен котлыйбыз!
Фото: "Башинформ" агентлыгы