

Р. Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә баскетбол һәм йөзү буенча ярышлар узды. Баскетбол мәйданчыгында Русиянең ир-егетләр җыелма командасы - Үзбәкстан җыелма командасын 89:63, ә Белоруссия җыелма командасы Иордания командасын 110:50 исәбе белән җиңде.
Теннис буенча ярышларда ялгыз һәм парлы зачетларның тәүге этаплары узды. Гандболда Русия командалары үз көндәшләрен җиңде. Уен көнен җиңел атлетика дисциплинасы спортчылары тәмамлады. Барлыгы җиде дисциплинада бүләкләр комплекты уйнатылды.
Ярышларның барлык җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!