+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
25 июль 2023, 04:05

Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарына рәсми старт бирелде

Бүген Уфада Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарын ачу тантанасы узды. 30 илдән килгән спортчылар башкаланың «Уфа-Арена» боз сараенда җыелды.

Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарына рәсми старт бирелдеСурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарына рәсми старт бирелде
Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарына рәсми старт бирелде

Ярышларда иң зурысы - Русия командасы булды, анда 495 спортчы керә.

Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарын ачу тантанасы алдыннан чыгыш ясаган иҗат коллективлары үзләренең концерт номерларында кунакларга республиканың бөтен матурлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтергә тырышты. Мәскәү һәм Уфа артистлары әзерләгән якты, төсле шоу Русия һәм Башкортстан халкының никадәр кунакчыл булуын тулысынча күрсәтте.

Аннары сурдлимпиячеләр алдында хөрмәтле кунаклар чыгыш ясады. Русия спорт министры Олег Матыцин аларга Русия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен җиткерде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, сәламәтлеге буенча чикләүләр булган кешеләр өчен шартлар булдыру Русиядә әһәмиятле гомуммилли өстенлекләрнең берсе булып тора.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика кунакларына - спортчыларга, аларның тренерларына һәм җанатарларына мөрәҗәгать итеп, республикада спортның күренекле урын алып торуын ассызыклады. Башкортстан халкы күп кенә чемпионатларда, шул исәптән Русия җыелма командасы составында катнаша һәм беренче урыннарны ала.

Шулай ук Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда спорт ветераннары лаеклы хөрмәт белән файдалана. Республика җитәкчесе Николай Гастелло исемендәге спорт мәктәбе тренеры Валентина Ивановага һәм республиканың адаптив спорт үзәгенең адаптив физик культура буенча тренер-укытучысы Валентин Пеговка Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сурдлимпиячеләрнең беренче җәйге уеннарына стартны Бөтенрусия чукраклар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров бирде.

Ачылу тантанасы вакытында Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарында катнашучыларның флаглары парады узды. Уеннарның рәсми флагын тәкъдим итүдә титуллы спортчылар, Сурдлимпия уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.

Уеннарның флагын җиңел атлетика буенча Сурдлимпия уеннарының өч тапкыр чемпионы Юлия Әбүбакирова, Сурдлимпия уеннары чемпионы, җиңел атлет Александр Черняк, бадминтон буенча Сурдлимпия уеннарының ике тапкыр бронза призеры Артемий Карпов, тхэквондо буенча чемпион, Казахстан вәкиле Аян Абдраш, Иран спортчысы, Сурдлимпия уеннарының күп тапкыр көмеш һәм бронза призеры Баболлах Хөсәен, җиңел атлетика буенча АКШ җыелма командасы спортчысы, дөнья чемпионатының бронза призеры Перри Брэди Джейкоб алып чыктылар.

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарын Мәскәү мимика театры һәм Уфа саңгыраулар мәдәният йорты артистлары башкарды.


Динар КӘЛИМУЛЛЛИН фотосы 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас