+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
25 июль 2023, 05:05

"Виктория беренче урынны алыр дип өметләнәбез..."

Терентьевлар гаиләсе дуслары белән бергә Әстерхан өлкәсеннән кызлары Виктория өчен җан атарга килгән.

"Виктория беренче урынны алыр дип өметләнәбез...""Виктория беренче урынны алыр дип өметләнәбез..."
"Виктория беренче урынны алыр дип өметләнәбез..."
Виктория тугыз яшеннән ирекле стильдә йөзү белән шөгыльләнә. Ул - җиде тапкыр Сурдлимпиячеләр уеннарының чемпионы. Викториянең әти-әнисе Лариса Валерьевна һәм Александр Александрович кызларының һәр ярышына йөриләр һәм аның уңышлары белән бик горурланалар!

Гаилә дуслары Валентина һәм Сергей Астафьевлар да Виктория җанатарлары төркеменә кушылган һәм Башкортстанга килгән.

"Әстерхан өлкәсенә без гаиләбез белән Донбасстан 8 ел элек күченгән идек. Шунда ук Терентьевлар гаиләсе белән дуслаштык һәм Викториянең актив җанатарлары булдык. Ул беренче урынны алыр дип өметләнәбез", - дип сөйләде Сергей.

Без дә Викториягә уңышлар теләп калабыз!


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас