Бүген Уфаның "1нче теннис клубы"нда теннис буенча матчлар узачак.
Спорт ориентирлашуы буенча ярышлар "Биатлон" спорт сәламәтләндерү комплексында планлаштырылган.
"Динамо" стадионының волейбол мәйданчыгында Русия һәм Белоруссиянең ир-егетләр һәм хатын-кызлар җыелма командалары, шулай ук Русия субъектлары җыелма командасы һәм Кыргызстан арасында очрашулар узачак.
Шунда ук гандбол буенча да командалар көч сынашачак. Боулинг буенча ярышлар «Мегаполис» сәүдә комплексында узачак.
Өченче уен көнен 100, 400 һәм 5000 метрга йөгерү, биеклеккә сикерү кебек дисциплиналадагы ярышлар тәмамлаячак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы