Спортчылар шәхси һәм парлы зачетларда, "өчле"ләрдә, команда ярышларында һәм абсолют зачетларда ярыша.
Һәр спорт стартында төп катнашучыларның берсе – судьялар. Бу кешеләр үзләренең спорт төрләре турында барысын да белә һәм мәгълүмат белән уртаклашырга һәрчак әзер.
- Боулинг буенча ярышларда катнашучыларның составы бу юлы бик җитди – 12 ил командасы җыелды, - дип сөйли боулинг буенча Бөтенрусия категорияле судья Александр Абысов. - Бу Латвия, Әзербайҗан, Вьетнам, Оман, Әрмәнстан, Испания, Төркия, башка илләр делегацияләре. Русия җыелма командасы ике состав белән тәкъдим ителә: Русия җыелма командасы һәм, әйтик, төбәкләр җыелма командасы.